Six Days Loving – Information and lyrics

Six Days Loving / Алты көн ярату

Release date –  April 29, 2019

This is a concept album written to the poetry of Tatar poet Yoldyz Minnullina, produced by Michiel Hollanders. To listen and order.
It is a subtle and slightly ironic look at the confused world of a person who has just fallen in love, unsure and a little frightened by these strong feelings, eager to confess, yet shy before the object of their love. Anyone who has ever been in love will understand. Yoldyz Minnullina has managed to grasp the contradictory nature of this state and express it in a touching and tender way. Zulya brings these stunning texts to another level with her beautiful music and singing, and Michiel Hollanders’ amazing production and playing skills raises them even higher. Perhaps some of you, even those who understand Tatar, will find the rich poetic language of Yoldyz a little complex. Yet we hope that the emotional language of music will allow you to appreciate the ancient yet ever-changing culture of the Tatars.

Yoldyz Minnullina – poetry, except 7
Zulya Kamalova – music, vocals, piano, Myanmar harp
Michiel Hollanders – claudeviol, banjo bass, bicycle tyre bass, acoustic and electric guitars, musical saw, piano, found percussion (digital camera, bouncing knife, falling screws, oven rack, piece of wood, metal salad bowl, sandpaper), drum samples, synth sounds
Ildar Mubarakshin (Mubai) – vocals on 8
Andrew Tanner – jews harp, guitar, double bass on 8
Barb Dwyer – hurdy-gurdy
Gennady Lavrentiev – violin
Hoziyatelislam Gimadeev – lyrics on 7

Sound-production – Michiel Hollanders, www.pindosmusic.eu
Arranged by Zulya Kamalova and Michiel Hollanders
Recorded and mixed by Michiel Hollanders at Pindos Music
Mastered by Zlaya Loud, London
Cover image “To Return” from “Papercuts and Bloodlines” series, 2012, is by an Australian artist Jacqui Stockdale, www.jacquistockdale.com

Lyrics

Russian translation
English translation

1. Беренче
белмисең, белмисең, белмисең –
гадәти бар да дип уйлыйсың:
бер көнне яшелен киясең 
күлмәкнең, бер көнне – буйлысын.
күнеккән вакытта ашыгып,
көн дә бер сукмактан үтәсең.
уеңа да килми, синдер дип
берәүнең күк тулы иртәсе.

белмисең, белмисең, белмисең –
күптәннән сине үз иткәнен,
очраклы очрашу да аңа
көтелгән очраклык икәнен.
синең һәр ымыңны исәпләп,
нәкъ шушы вагонга керүен.
аңарчы, дәшәргә кыймыйча,
ничә көн күзәтеп йөрүен.
сүз юктан бирелгән сорауга
ник төгәл җаваплар эзләвен,
күрмисең, күрмисең, күрмисең
күзлеге яшергән күзләрен.

менә хәзер дә, өтерең
тиешсез урында гел, дисең.
син шундый белемле. 
ләкин бу шигырьнең
үзеңә икәнен белмисең.

2. Икенче
коеп түгел, бик сак кына яуды,
чәчләреңә чак-чак кагылды –
мин дә сине шулай тояр-тоймас,
кыяр-кыймас кына сагындым.
читкә китеп үкседе дә кичкә
калай түбәләрдән өзелде –
эчтән генә сүзләр сайлап бардым,
елмайтасым килеп үзеңне.

үпкәдә дау кубарырга әзер
тавышымны чак-чак тыйган хәлдә,
эндәшергә сәбәп эзләп бардым,
күзем алмый елак түбәләрдән.
бик сак кына яуган иде сыман,
кай арада болай чыланганмын? –
чак-чак ишетелде хыялымда 
синең сүзләреңнең чыңлаганы.

бу хыялга чынбарлык та артык,
син үзең дә кирәк түгел идең. 
күрмәгәндәй узып киткән булдым –
елмаялмый калдың тагын бүген.

3. Өченче
күрми диеп уйлыйсыңмы? –
күрәм мин сине, күрәм –
чит-ятларны күзләп барам
юл буе, шуңа күрә.

күңелдә юк танышларга 
сүз кушкан булам юри –
килеп дәшсәң, янәшәңдә
сүзсез калудан шүрлим. 

әллә бер-бер сихерең бар, 
әллә хәтер бер тотам –
сиңа якынлашкан саен
үз телемне онытам. 

болай сансыз кылануым
шуңадыр булса кирәк:
син миңа бик кадерле дә, 
тик телем кадерлерәк.

4. Дүртенче
ярата алмам шикелле,
гашыйк кына булып калыйм –
монда һава шундый тыгыз,
тәрәзәләр шундый калын,
күренми дә: көләчме син,
әллә моңсу йөрисеңме.
менә тагын көзге яңгыр,
яшергәндәй юри сине,
кулларыңа зонт тоттырган,
тизләткән адымыңны,
чәчләреңә сеңә микән
җил исе, яңгыр дымы?
белсәң иде, бу сыныңда
моң кошы кагынамы,
әллә инде моңлы булып
кыланасың гынамы?
бәлки, син үзең әллә ни
чибәр дә түгелсеңдер?
йә, бер кара инде, кара,
күңелемне үсендер.
юкса, мин бит пыскып торган
хисләремне сүндерәм:
яратыр да идем, бәлки,
танышу ирендерә.

5. Бишенче
син усал да түгел кебек,
бик юаш та түгелсең,
корып калган күңелеңә
сулар булып түгелсен –
ярсуымнан ышыкланма,
чылан әле бер, чылан –
бәлки, мин тәүге тапкырдыр
чынлап торып ачылам.
бу синең дә, бәлки, соңгы
сөелүдер – кем белә?
очрыйсың да, күзләремнән
ят очкыннар сибелә.
очрыйсың да, күрмим диеп,
тиз-тиз узган буласың,
тынсын, янәсе, суынсын,
тигез генә суласын.
өшетәсең! ләкин менә
әйтергә дә ятсынам:
болай син миңа тагын да
ныграк ошыйсың сыман. 

6. Алтынче
башта гел-гел кояш иде,
аннан кинәт эңгер иңде,
шәһәрдә төн, табигый ки,
син йоклыйсыңдыр инде.
син йоклыйсың, төшләреңә
карак кебек шымып киләм,
миндә сүзләр ике күләм,
миндә хисләр ике күләм.
мин аларны, табигый ки,
икебезгә тигез бүләм.
бер сөюлек хисең булсын,
миңа артык, ал, тарсынма,
кышлар озын – җылы тулсын
туң көннәрең арасына.
ә иртәгә син үзең дә
карый алмассың туры.
берәрсенә. шәһәреңдә
гел-гел кояш булып торыр.

Бонус треки
7. Кайда соң син
(Хозиятельислам Гимадеев шигыре)

Җырлыйм җырларда, карыйм юлларга,
Карыйм кырларга. Карыйм суларга,
Син генә минем уйларда.

Кайда соң син? Кайда соң син? Кайда син, бәгърем?
Кайда соң син? Кайда соң син, минем кадерлем?

Сорыйм гөлләрдән, сорыйм күлләрдән,
Сорыйм җилләрдән, сорыйм чүлләрдән
Инде тагын да сорыйм кемнәрдән?

Кайда соң син? Кайда соң син, өзелеп сөйгәнем?
Кайда соң син? Кайда соң син, минем чибәрем?

Җирдә күп дуслар. Күктә – йолдызлар.
Җәй көне – кояш, кыш көне – бозлар.
Карыйм мин айга, ә соң син кайда?

Кайда соң син? Кайда соң син, минем акыллым?
Кайда соң син? Кайда соң син, минем матурым?

Ишетсәм иде матур сүзеңне, һәм курсәм инде нурлы йөзеңне.
Зәнгәр күзләрең күрми түзмәмен, гомерем буе сине эзләрмен.

Кайда соң син? Кайда соң син, минем алтыным?
Кайда соң син? Сүндерә алмыйм йөрәк ялкынын.

8. бар да үзгә

бар да үзгә: җир дә үзгә,
күк тә үзгә,
карлар, тоташ дивар булып,
ава безгә,
син дә үзгә, елмаясың
гел яңача,
телисеңме, без үлмәбез,
һичберкайчан,

без үлмәбез, үҗәтләнеп
язлар килер,
тыңла мине, ышан миңа,
назлан, тилер,
әйдә, тагын бер танышыйк
кызык өчен,
әйдә сыныйк, бармы җирнең
тарту көче,

исемнәрне алыштырыйк,
әйдә, юри,
әйдә, җитди кешеләрне
үртәп йөрик,
йә булмаса, яңа бер тел
уйлап табыйк,
гел киресен сөйлик, гел
кызылга чабыйк,

җир дә үзгә, күк тә инде
башка төрле,
бар да үзгә без очрашкан
көннән бирле.

син качасың, мин яңадан
сине ачам,
безгә ярый, без үлмәбез
һичберкайчан

9. кайту

син кайткан шәһәрнең
калмаган дәшәре:
дәртме ул, мәхшәрме –
тукталышта?
тугарма җаныңны,
бу – шәһәр кануны:
ул сине танымый,
юк, ялгыш та.

һәм монда синнән тыш,
бары кич, бары кыш
тын ала сулыгып.
бу – кайту тынлыгы.

бу – кайту бәясе:
син кочак җәясең –
тарттырып җәясен
ерактан ук
сагая үткәнең:
син инде бүтәнме?
үзгәрдең? күптәнме?
бу хакта, юк,
дәшмә, бер сүз дәшмә.
кем ул? көрме? яшьме?
кем ул? тиң көндәшме?
көн хакиме –
кем ул? җил кубарып,
син атлыйсың бары.
ул күпкә югары,
әллә кимме?

ләкин син, асылда,
инде бу фасылда
узышлардан гарык.
бу – кайту нибары.

бу кайту, һәм ул да –
син калдырган юлда
юнәлеше булган
исемсезлек.
бу – дәртнең сүрәне,
бу – соңгы сөрәнең,
ул шуңа күрәме
кискен сүзле.

ләкин, күр, еракта
яктылык тарата
кемнеңдер көйрәтеп
калдырган йөрәге.